«Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт»: әдәби сәгать (0+)

26 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» дигән әдәби сәгать узды.

путешествие
IMG_4553
IMG_4538
IMG_4540

«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай» дигән презентация ярдәмендә балаларны танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты, авыр балачагы, Кырлайда узган һәм шагыйрьне матур әсәрләр иҗат итәргә илһамландырган бәхетле еллары белән таныштырды. Нәни китап сөючеләр язучының яраткан «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм сарык» әкиятләрен бик теләп тыңлады һәм үзләре дә яттан шигырьләрен сөйләде. «Тукай әкиятләре» интерактив викторинасы бик күңелле узды, балалар андагы сорауларга дустанә җавап бирде. Балалар игътибарына «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән матур китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Әдәби сәгать азагында яшь укучыларга «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмнары күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: